14 октябрь көнне “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең агымдагы елның 9 аендагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмә үтте. Анда авыл җирлеге башлыклары, авыл советы сәркатипләре, гомум гамәли табиблары, фельдшерлар, участок инспектор вәкилләре катнашты. Сөйләшүне район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды.
Әлеге сөйләшүләр барышында кешенең сәламәтлеге үзеннән тора дип күпме генә әйтелсә дә, безнең халык моңа бик игътибар биреп җиткерми әле. Шулай булмаса, ике ел һәм аннан да күбрәк вакыт аралыгында флюорография үтми йөрүчеләр күп булмас иде. Район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров һәр гомум гамәли табибының эшчәнлеген анализлаганда да күренде бу. Әлеге күрсәткечләрне киметү, халыкны районга килеп йөрү мәшәкатьләреннән арындыру максатыннан, күчмә флюорография вагонын җирлекләргә алып баруны да көйләгәннәр. Кайсы җирлеккә кайчан барасын алдан белеп, авыл җирлеге башлыклары, фельдшерлар кешеләрнең шунда килүен тәэмин итәргә бурычлы. Киңәшмәдә диспансеризация мәсьәләсе дә күтәрелде. Яше туры килүчеләр ел ахырына тикле үзәк дәваханәгә килеп тикшеренүләр үтсеннәр иде. Болар бушлай башкарыла, шулай булгач, сәламәтлегебезгә бармак аша карау килешми.
Агымдагы елның тугыз аенда районда 223 бала туган, 370 кеше үлгән. Үлүчеләрнең структурасына килсәк, 183 кеше- картлыктан, 82 кеше- йөрәк-кан тамырлары, 41 кеше – яман шеш , 14 кеше- сулыш юллары, 12 кеше- ашказаны авыруыннан, 24 кеше бәхетсезлек очрагыннан. 16 кеше үз-үзенә кул салган. Фани дөньяга күчүчеләрнең 88е эш көчендәгеләр. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева үлемнең өч көн эчендә теркәлергә тиешлегенә басым ясады. Зират хуҗалары читтән кайтарылган мәетләргә аеруча игътибарлы булырга, документлары булмыйча торып аларны күмәргә рөхсәт бирмәскә тиешләр.
Соңгы араларда җирлектә юл - траспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә гомерләре өзелүчеләр саны артканнан-арта бара. Моңа исерек хәлдә руль артына утыручылар да, караңгы юллар да, хәтта хуҗасыз йөргән маллар да гаепле. Үз-үзенә кул салучыларның артуы да хафага төшерә. Гомер бер генә бирелә, ниндидер юк кына сәбәп аркасында аны өзүне дин дә хупламый. Бәлки аларга игътибар, бер җылы сүз җитмәгәндер. Киңәшмәдә шундыйларга карата игътибарлырак булырга кирәклегенә басым ясалды.
Районда җинаятьләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштыргандакимегән. 2012 дә 208 җинаять ясалган булса, быелның тугыз аенда 167. Күпчелек җинаятьләр халыкның ышанучанлыгы нәтиҗәсендә ясала. Болардан аеруча чегәннәр оста файдалана. Инде билгесез кешеләргә ишек ачмагыз, өйләрегезгә кертмәгез дип күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, татарга хас кунакчыллык күрсәтүчеләр байтак. Нәтиҗәсе исә билгеле - мөлкәтеңнән колак кагу. Мөлкәткә сак караш дигән төшенчәне безнең халык нигәдер аңлап бетерми кебек. Уҗымнарда йөргән, болыннарга бәйләп куелган игътибарсыз калган маллар шуны раслый. Болар исә угърылар күзеннән читтә калмый. Маллары югалгач, хуҗалары да аларның барлыгын исләренә төшерә дә бит, тик соң була. Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары-полиция җитәкчесе, полиция подполковнигы Флүр Шәйхуллин да бу хакта ассызыклап үтте.
Игътибар, саклык, уяулык беркемгә дә зыян итми. Шуны онытмасак иде.
Рузилә ХӘСӘНОВА язмасы ( “Актаныш таңнары”, № 79, 18 октябрь)