Россиянең гражданнар оборонасы оешуга 4 октябрьдә 81 ел тула. Бу көнне һәм 16-17 октябрь көннәрендә районда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак. “Халыкка нәрсә көтәргә? Нәрсә эшләргә?“ – дигән сорауларга җавап эзләп һәм, гомумән, гражданнар оборонасы эшчәнлеге белән якыннан танышу максатыннан район янгын сакчылыгы гарнизоны җитәкчесе Равил Харрасов белән узган әңгәмәбез һәркемгә файда булыр дип уйлыйбыз.
– Равил Марселевич, гражданнар оборонасы еллар дәвамында камилләшеп, вазифалары көннән-көн артып бара. Бүгенге көндә аның төп бурычлары нинди?
– Әүвәл, кораллы канкойгыч бәрелешләрдә тыныч халыкның иминлеген кайгырту кешелек тарихында иң мөһим мәсъәләләрнең берсе булды. Тарихчылар сүзләренә караганда, соңгы 5,5 мең ел эчендә планетабызда 15 мең сугыш булган, һәм аларда 4 млрдка якын халык һәлак булган. Кешелек тарихы канкойгыч бәрелешләрсез, тыныч 292 ел гына яшәгән икән. Кызганыч, кораллы бәрелешләр бүгенге көндә дә сирәк күренеш түгел. Гражданнар оборонасының төп вазифаларының берсе–хәрби хәрәкәтләр вакытында халыкның иминлеген тәэмин итү иде. Тик 1980 елларда ук аның үз эшчәнлеген хәрби чор кысаларында гына чикли алмавы ачыкланды. Аның потенциалы, көчләре һәм чаралары халыкны тыныч шартларда саклауда, бигрәк тә аварияләр, катастрофалар һәм табигать бәлаләре нәтиҗәләрен юк итүдә файдаланылырга тиеш иде. Шулай итеп, бүген аның төп бурычы – хәрби хәрәкәтләр барышында тынычлык сөюче халыкны саклау һәм аңа ярдәм итү, шулай ук тыныч көннәрдә гадәттән тыш хәлләрдән саклау.
– Мондый киң масштаблы өйрәнүләр гражданнар оборонасы чараларын оештыру һәм алар белән идарә итүдәге белемнәрен һәм практик күнекмәләрен ныгыту максатларында оештырыла. Төрле техник чараларны куллану халыкка вакытында хәбәрләрне җиткереп торырга мөмкинлек бирә. Дөрес, районыбыз халкына гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану өлкәсендәге белемнәрне һәм күнекмәләрне практикада кулланырга язмасын. Тик шулай да, без һәр нәрсәгә әзер торырга тиеш. 2010 елгы торф ятмаларындагы янгыннар, 232 торак пунктын электр энергиясез калдырган 2011 елның кышкы яңгырлары, Удмуртиянең хәрби складларындагы шартлаулар, “Булгария“ теплоходының фаҗигасе – боларның берсе дә көтелгән фаҗигаләр түгел. Гадәттән тыш хәлләрдән берәү дә гарантияләнмәгән. Өйрәнүләрнең максаты да нәкъ менә шуларны аңлату. Шул рәвешле без практикада төп принципны башкарырга тырышабыз: “Өйрәнгән – димәк, сакланган”.
–Өйрәнүләрнең нигезе итеп Чаллы шәһәренең двигательләр заводында көчле “шартлау“ны алдык. Актаныш районының 26 авыл җирлегендәге 30 мәктәптә Чаллы халкы һәм оешмалары өчен эвакуацион кабул итү пунктлары җәеләчәк. Районның гражданнар оборонасына хезмәтләренә кергән бар оешма-предприятиеләр, учреждениеләр мобилизацияләнәчәк.
– Сирена тавышыннан куркырга кирәкми. Иң әүвәл, әгәр дә инде чыннан да мондый техноген катострофа булган очракта ишек-тәрәзәләрне ныклап ябарга, урамга чыгудан тыелып торырга киңәш итәр идем. Радио яисә телевидение аша җиткерелгән кисәтүләр белән хәбәрдар булып тору зарур.
4 октябрь көнне район янгын сакчылыгы хезмәтендә ачык ишекләр көне игълан ителә. Бу көнне без укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән очрашып, янгын куркынычсызлыгы һәм гражданнар оборонасы буенча әңгәмәләр корырга ниятлибез.
Руслан Усманов язмасы, “Актаныш таңнары” газетасы №74