Кечкенәләр өчен зур акча сорыйлар

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

Яңа уку елында гамәлгә кергән “РФдә Мәгариф турында”гы закон балалар бакчаларында ата-аналар түләвен арттырырга мәҗбүр итте. Моңа кадәр алар бакчада сабыйларны тәрбияләү өчен тотылган акчаның 20 процентын гына түли иде. Хәзер исә бу чикләүләр бетерелде, бәяне төбәкләр үзләре билгели. Ә яңа төр компенсация генә чыгымнарны киметерме?

 Соңгы вакытта сабыйларын бакчага йөрткән әти-әниләр аена 3-4 мең сум акча түли башлый дигән сүзләр йөри. Бу, чыннан да, шулаймы? Бүген бакчада бер сабыйны тоту дәүләткә 8 мең 457,2 сумга төшә. Бу исә үз чиратында ата-аналар түләве­нең дә артуына китерә. Шунысын әйтергә кирәк: хәзер әлеге сумма ата-аналарның кереме күләменә бәйле булачак. Шул ук вакытта беренче балага – 20, икенчегә – 50, өченчегә һәм бала саны аннан да күбрәк булганда 70 процент күләмендә компенсация саклана. Моңа өстәп, халыкның аз керемле өлешенә өстәмә яр­дәм күрсәтү өчен җирле үзидарә органнары бакчага йөрүче сабыйлары булган андый гаиләләргә компенсация түләячәк.

Әйтик, гаиләдә бер кешегә уртача 20 мең сум акча чыкканда, беренче балага 2 мең 255 сум (1 мең 117 сумга арта), икенчесенә – 1 мең 881 сум (1 мең 170 сумга арта), өченчегә 816 сум (603 сумга арта) түләргә туры киләчәк. Бала 2 нче категорияле бакчага йөргәндә, гаиләдә кеше башына 10 мең сумга кадәр акча туры килгәндә, беренче балага түләү – 1 мең 502 сум (364 сумга арта), икенче балага – 951 сум (240 сумга арта), өченче балага 288 сум (75 сумга арта) тәшкил итәчәк.

“Шул ук вакытта шәхси балалар бакчасында түләү күпкә артыграк, – дип тынычландырырга тырыша республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин. – Ата-ана түләве 3-4 мең сум булачак дип әйтә алмыйм. Башка төбәкләрдә моннан күбрәк түлиләр. Ләкин без аларга карарга тиеш түгел”. Ә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре документлар җыю һәм тапшыру белән бернинди кыенлыклар булмаячак дип тынычландыра. Әти-әниләр исә җитәкчеләргә хат язарга, митинглар уздырырга җыена.

Сәрия Садрисламова язмасы (“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 18.10.2013/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International