Узган елның апрель айларында республикада гамәлгә кергән “Халык контроле“ дәүләт информацион системасы идарә итүнең яңа фәлсәфәсенә әверелеп бара. Мәгълүм ки, аның ярдәмендә һәркем үзен борчыган мәсъәлә буенча уңай чишелеш эзләп зарларын җиткерә ала. Шулай ук системада башка кешеләр калдырган гаризага “ошый“–“ошамый“ билгеләре куярга һәм ведомстволар чыгарган карарларга бәя биреп була.
Уяулык, контроль, җаваплылык– бүген Актаныш муниципаль районы советында киңәйтелгән составта үткән террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында район халкының иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен катнашучылар алдына шундый бурычлар куелды.
ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча комитет утырышы узды. Россиянең төп законы юбилеена әзерлек буенча эш юнәлешләре уңаеннан фикер алышуны оештыру комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
15 ноябрьдән башлап Россиядә тәмәке тартучыларны җәзалау гамәле кулланыла башлады. Административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән үзгәрешләр һәм “Реклама турында”гы федераль закон ошбу зыянлы гадәт белән көрәшүне күз уңында тота. Аерым алганда, канун җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм аны рекламалауны тыя.
Табигатеннәнме әллә суыннанмы әмма сер түгел, җирлегебез иҗат белән янып яшәгән кешеләргә бай. Аларны без күреп беләбез. Тик арада әле күпләр белмәгән шигъри җанлы якташларыбыз да җитәрлек. Шундыйларның берсе белән күптән түгел шәхсән үземә дә танышырга туры килде.
“Казан” халыкара аэропортында “Боинг” очкычы һәлакәте нәтиҗәсендә вафат булучыларның туганнарына ярдәм йөзеннән “Ак Барс СОЗИДАНИЕ” хәйрия фонында (420066, Казан шәһәре, Меридианная урамы, 1а йорты) махсус счет ачылды.
14 ноябрьдән транспорт чараларына дәүләт теркәве уздыру кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык арта.
Россиядә «112» – кичектергесез оператив хезмәтләрне чакыруның бердәй илкүләм номерын булдыру өстендә тулы куәтенә эш бара. Кайбер төбәкләр әле проектны гамәлгә ашыру планын гына эшләп маташканда, Татарстан халкы инде «112» номерын актив рәвештә куллана.