Казанда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2013 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә үтте.
2014 елның 1 гыйнварыннан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең яңа Кагыйдәсе үз көченә керде. Анда “кичектергесез” һәм “экстрен” чакыру төшенчәләре конкретлаштырылган.
Район алдынгылары бәйрәме иртәгә, 25 гыйнварда 10 сәгатьтә “Актаныш” спорткомплексында оештырыла. Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев райондашларны, хезмәт уңганнарын бәйрәм белән котлады.
Кечкенә чагында берәр яңарак машина күрсәк, без, малай-шалайлар тәрәзәсенә сыланып, аһ-ух килеп, эчен күзәтә идек. Хәзер инде урамнан узган аллы-гөлле техникага күз иярми: районда машина саны да, йөртүчеләр саны да чүпрәгә төшкән сан кебек кабара. Кызганыч, аңа ияреп юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Ә соңгы арада аларга бәйле фаҗигале үлемнәрнең артуы – аеруча аяныч.