Актанышта «Алтын алка» Клубы призына зона ярышлары башланды

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Актанышта бүген, 24 гыйнварда “Лачын” боз-спорт Сараенда 1999-2000 елгы өлкән яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге «Алтын алка» Клубы призына зона ярышлары башланды. Бу уеннарда, боз хуҗаларыннан тыш, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй шәһәрләре командалары катнаша. 1 һәм 2 урыннарны алган командалар, шулай ук Азнакай шәһәре командасы 11-14 февральдә Азнакай шәһәрендә үтәчәк финал уеннарында катнашу хокукын алачак.

 

Беренче уенда безнең яшь хоккейчылар Азнакай шәһәреннән “Сокол” командасы белән очраштылар. Матчның төп вакыты 5:5 исәбенә төгәлләнде, 5әр минутлык 2 овертайм да җиңүчене ачыклый алмады. Буллитлар сериясе буенча безнең “лачын”нар барыбер азнакайларныкыннан өстен чыктылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International