Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары!
2013 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. Без инде яңа елга аяк басканда аңа азмы-күпме нәтиҗә ясадык. Менә хәзер хезмәт алдынгыларын ачыкларга, аларны бүләкләргә вакыт җитте.
Матур гадәт буенча, хезмәт алдынгылары район күләмендә уздырыла торган зур тантанада бүләкләнә. Дөрестән дә, һәрбер тармакта да үз эшенең осталары хезмәт куя. Аларның тырышлыклары, куйган намуслы хезмәтләре лаеклы бәясен дә алырга хаклы. Ә безнең районыбызда уңган халык яши. Һәрбер коллективның үз осталары, әйдәүче хезмәткәрләре, белгечләре бар. Нинди генә финанс кыенлыклары булуга карамастан, ел йомгаклары буенча бәйрәм уздыру традициясен дәвам итү – төп максатларыбызның берсе. Аны терлекчеләребез, игенчеләребез, төзүчеләребез, башка тармак хезмәтчәннәре үзләре дә түземсезләнеп, зур өметләр баглап көтеп алалар. Күпме көч куеп башкарган эшләрне яңадан бер кат күздән кичерергә, киләчәккә планнар корырга бер мөмкинлек булып тора бу чара.
2013 елда да табигать шартлары җиңелләрдән булмады. Башта корылык, аннары урып-җыю чорында тоташ яңгырлар икмәк уңышын үстереп алуга комаучаулык тудырды. Шуңа да карамастан, районыбыз халкы сынатмады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре елына күрә зур гына уңышларга ирештеләр.
Төп акча кереме – терлекчелектән. Терлекчелекне саклап калу гына түгел, ә аны үстерү, малларның санын арттыру, продукция җитештерүчәнлекне яңа технологияләр ярдәмендә яхшырту буенча күп кенә эшләр башкарыла. Терлек азыгы мул итеп хәзерләнде. Нәтиҗәдә, мөгезле эре терлекләрнең санын арттыруга мөмкинлек булды. Сөт, ит җитештерү күрсәткечләре буенча үсешкә ирештек.
2013 елда төзелешләр дә зур максатларны күздә тотып алып барылды, тормышыбызны яхшыртуга саллы өлеш кертте. Авыл җирлекләрен асфальт юл белән тоташтыру, урам юлларын ныгыту буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып барылды. Усыда, Күҗәкәдә җәмәгать үзәкләре сафка басты, Актанышта спорт комплексы, полиция бинасы ишекләрен ачты. Участок инспекторлары өчен эш урыны да, яшәү урыны ды бер түбә астында булган ике административ бина файдалануга тапшырылды. Гомумән, төзелеш оешмалары үзәктән, республикадан финанслана торган күп кенә проектлар нигезендә, райондашларыбызга шатлык өләшәләр. Ветераннарның торак шартларын яхшырту, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүне дәвам итү, социаль-мәдәни объектларны реконструкцияләү кебек эшләр быел да дәвам итә.
Әйе, кайсы гына тармакны алсак та, заманадан калышмаган хезмәт сөючән, тынгысыз, нык ихтыярлы райондашларыбыз шактый. Шәхси эшмәкәрлекне үстерү буенча алга китеш күзәтелә.
Тормыш дәвам итә, 2014 елда да һәрбер коллективка үз алдына зур максатлар куеп, яңа технологияләргә нигезләнеп эшчәнлек алып бару бурычы йөкләнә. Хезмәт күрсәткечләре быелгыдан ким булмас, ел дәвамында ирешкән уңышлар тагын да күбрәк булыр дигән ышанычта калабыз.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне алдынгылар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш һәм иң мөһиме – ныклы сәламәтлек телим. 2014 елда районыбызның күрсәткечләре тагын да югарырак булып, моңа һәммәбез дә үз өлешебезне кертербез дип ышанам.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев