Электрон презентация үткәрелде

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 гыйнварда Үзәк балалар китапханәсендә Актаныш 1 санлы урта мәктәбе 2 сыйныф укучылары белән “Актанышның шәп егете” исемле электрон презентация уздырылды. Презентация Муса  Җәлил бүләге иясе, якташыбыз Ленар Шәехка багышланган иде. Китапханәчеләр балаларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белэн таныштырдылар, китапларына күзәтү уздырдылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International