2014 елның 1 гыйнварыннан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең яңа Кагыйдәсе үз көченә керде

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
 

2014 елның 1 гыйнварыннан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең яңа Кагыйдәсе үз көченә керде. Анда “кичектергесез” һәм “экстрен” чакыру төшенчәләре конкретлаштырылган.

 

Экстрен очрак булып җәрәхәт, яну, кан китү, аң югалту һәм тормышка куркыныч тудырган башка ситуациялар санала. Ә кичектергесез булып кинәт кискен авырып китү, хроник чирнең кискенләшүе, кешенең үлүе исәпләнә.

 

Ашыгыч ярдәм күрсәтүнең рәвеше бригада чыгуның өстенлеге өчен әһәмияткә ия. Ашыгыч ярдәмне беренче чиратта экстрен очракка җибәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International