Актанышта кичә, 25 гыйнварда “Лачын” боз-спорт Сараенда 1999-2000 елгы өлкән яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге «Алтын алка» Клубы призына зона ярышлары тәмамланды. Бу уеннарда, боз хуҗаларыннан тыш, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй шәһәрләре командалары катнашты. Безнең районның яшь хоккеистлары, бу уеннарның җиңүчесе Бөгелмә командасына гына оттырып, 2 урынны алдылар һәм 11-14 февральдә Азнакай шәһәрендә үтәчәк финал уеннарында катнашу хокукына ия булдылар.