ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
6 мартта Иске Айман авылында 8 март бәйрәме  уткэрелде

–Эх, урам утларын иртә яндыралар... Әле караңгы да төшмәде бит! Ник ашыгалардыр...–дип әле хаман бюджет акчасын сарыф итүләренә сукрана ул. Озак еллар район финанс бүлегендә икътисадчы, ревкомиссия әгъзасы вазыйфаларын башкарган һәм тагын биһсап өлкәдә хезмәт куйган Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс абый Моратов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршы алды.

 
5 март көнне Уразай авыл мәдәният йортында смотр концерты булды.
6 март көнне МТС китапханәсендә "Сәйлән" клубының чираттагы очрашуы булды.
Кичә, 5 мартта муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Барыев Зөбәер авылының иң өлкән кешеләренең берсе Нәкыя Хаҗипованы 95 яше белән котлады.

Кичә, 5 мартта Күҗәкә авыл җирлегендә барлык авыл Советлары хезмәткәрләре катнашында район семинары узды. Аны  Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Барыев башлап йөрде.

Район мәкхәмә аппараты хезмәткәре Аяз Гиздатуллин күптән түгел Казан шәһәренең Чебакса поселогында Татарстан Республикасының мәкхәмәләре арасында чаңгы спорты буенча республика беренчелегенә узган ярышларда I урынга лаек булды һәм кубок, медаль, грамота белән бүләкләнде.

Язның тәүге көне район елъязмасына хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы белән мәңгеләштерелде. Әлеге массакүләм спорт чарасында 35 оешма-предприятие, 26 авыл җирлеге һәм 6 белем бирү учреждениясе командалары катнашты.


5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 5 март көнне 11.00 сәгатьтә Пучы авыл мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары катнашында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды.

ТР Хөкүмәт йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан муниципаль районнары белән шәһәр округлары арасында 2014-2016 елларга исәпләнгән ТР муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү өчен планлаштырылган күрсәткечләр турында килешү имзаланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International