Күҗәкә авыл җирлегендә-район семинары

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Кичә, 5 мартта Күҗәкә авыл җирлегендә барлык авыл Советлары хезмәткәрләре катнашында район семинары узды. Аны  Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Барыев башлап йөрде.

Күҗәкә авыл җирлеге авыл хуҗалыгында эшмәкәрлекне үстерү буенча республикада танылган төбәкләрнең берсе булып тора.Семинарда катнашучылар берничә фермер хуҗалыгының эше белән таныштылар, социаль объектларны карадылар. Кунакларга күптән түгел ачылган Күҗәкә авылы җәмәгать үзәгенең  эше аеруча ошады.Монда үткәрелгән киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, секретарьлары һәм бухгалтерлар Күҗәкә авыл җирлегенең  тәҗрибәсен үзләрендә куллану буенча бәйнә-бәйнә фикер алыштылар.

 

Семинарның Халыкара хатын-кызлар көне-8 март алдыннан үткәрелүе дә аеруча әһәмияткә ия. Яр Чаллы шәһәре “Болгар” бию театры артистларының зур бәйрәм концерты һәркемнең күңеленә хуш килде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International