Кичә, 5 мартта муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Барыев Зөбәер авылының иң өлкән кешеләренең берсе Нәкыя Хаҗипованы 95 яше белән котлады. Ул Нәкыя апага Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, шулай ук муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның кыйммәтле бүләген тапшырды. Нәкыя Хаҗипова гомер буе җирле хуҗалыкта эшләгән, мәрхүм ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Нурсаяф белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр