Аяз беренче килде

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Район мәкхәмә аппараты хезмәткәре Аяз Гиздатуллин күптән түгел Казан шәһәренең Чебакса поселогында Татарстан Республикасының мәкхәмәләре арасында чаңгы спорты буенча республика беренчелегенә узган ярышларда I урынга лаек булды һәм кубок, медаль, грамота белән бүләкләнде.

 
 

3 нче ел рәттән уздырылган әлеге массакүләм спорт чарасында быел 27 команда, барысы 176 судья һәм мәкхәмә аппараты хезмәткәрләре катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча Түбән Кама шәһәре мәкхәмәсе–I, чаллылар–II, Теләче һәм Актаныш район мәкхәмәләре III урыннарда.

 

 Руслан Усманов язмасы ( “Актаныш таңнары» газетасы )

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International