–Эх, урам утларын иртә яндыралар... Әле караңгы да төшмәде бит! Ник ашыгалардыр...–дип әле хаман бюджет акчасын сарыф итүләренә сукрана ул. Озак еллар район финанс бүлегендә икътисадчы, ревкомиссия әгъзасы вазыйфаларын башкарган һәм тагын биһсап өлкәдә хезмәт куйган Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс абый Моратов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршы алды.
Әлеге гомер бәйрәме уңаеннан ветеранны район хакимият башлыгы Фаил Камаев та тәбрикләде. Әнәс абый Моратовка исәнлек-саулык теләп Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның җылы котлауларын һәм рәхмәт хатын җиткерде ул.
Өлкән яшьтә булуына карамастан Әнәс Суфьян улы шөкер, сырхауларга бирешми. Колак ягы бераз катылануын исәпкә алмасаң әле һаман егетләр кебек. Җәмәгате Дәлия апа Ханнанова белән иңгә-иң терәп бергә тормыш юлыннан атлауларына да 60 елдан артык вакыт узган. 3 балага гомер биреп, бүгенге көндә 6 онык, 3 оныкчыкның ихтирамын тоеп, аларның һәр җиңүенә сөенеп яшиләр. Телевизорны бик кушмасалар да (ҢСоңгы арада сөенечле хәбәр китерми ул” ди Дәлия апа), 10га якын газета-журналлар яздыралар. Дөнядагы бар яңалык белән дә хәбәрдар.
Әнәс абый белән әңгәмә корганда шуңа игътибар иттем: ут-суны кичеп, тугызынчы дистәсен вакласа да саннарга хәтере бик яхшы. Тормышындагы төрле вакыйгаларны көне, елы белән әйтеп бирә ул. Ә тормыш дигәннәре, әйткәнемчә, Әнәс абыйны яхшы сынаган.
Башлангыч белемне Актанышбаш авылында алып, Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын 1941 елда Актаныш май заводында счетовод булып башлап җибәрә ул. Чордашлары кебек Бөек Ватан сугышының да бар михнәтен татый. Илбасарларга каршы көрәшне, Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле бәрелешләренең берсе–Курск дугасында башлап җибәрә ул. Гомель, Кенигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Ике тапкыр каты яралана. Сугыш бетүе хакында сөенечле хәбәрне госпитальдә каршылый. “I дәрәҗә Ватан сугышы“, “Кызыл йолдыз“ орденнарына, күп сандагы медальләргә лаек була.
Туган ягына 1947 елда гына кайта ул. Кайту белән ВКП (б)ның Актаныш райкомына счетовод итеп эшкә чакыралар. Аннан, Дәүләт банкына кредит бүлегенә өлкән инспектор итеп күчерәләр. Район тәэминат бүлегендә мөдир, суд башкаручысы булып та эшләп ала. Күңеле финанс эшенә тартыла, район финанс бүлегендә икътисадчы булып эшли башлый. Казан финанс техникумын бик яхшы билгеләренә тәмамлый, 10 ел баш хисапчы булып эшли. Лаеклы ялга киткәнче РСФСРның Финанс министрлыгының контроль-ревизия идарәсенең Актаныш районы буенча өлкән контролер-ревизоры вазыйфасын башкара.
Әнәс абый җәмәгать эшенең дә төрлесен башкарган. Агитатаор, төрле елда үткәрелгән сайлау кампанияләрендә комиссиядә, партия оешмасы секретаре, дәүләт оешмалары профсоюз оешмасының райкомсоюз председетале, халык контроле комиссиясендә гадел хезмәтен куйды. Лаеклы ялга чыккач та Актаныш авылы ветераннар советында президиум члены, район инвалидлар Советының президиумда ревкомиссия председателе вазифаларын башкарды.
Руслан УСМАНОВ язмасы ( “Актаныш таңнары” газетасы)