Язның тәүге көне район елъязмасына хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы белән мәңгеләштерелде. Әлеге массакүләм спорт чарасында 35 оешма-предприятие, 26 авыл җирлеге һәм 6 белем бирү учреждениясе командалары катнашты.
Төрле һөнәр ияләре хоккей, гер күтәрү, чаңгыда шуу, кул көрәштерү, шорт-трек, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү, волейбол кебек спорт төрләрендә көч сынадылар. Көн дәвамында барган ярышлар иң ахырда аркан тарту белән тәмамланды. Бу көрәш мизгелләрен зур спорт чарасының кульминацион моменты дип әйтсәк тә арттыру булмас.
Бар төр спорт ярышларында алган нәтиҗәләр гомумиләштерелеп командалар арасында урыннар чыгарылды. Оешма-предприятияләр арасында I урынны Торак комуналь хезмәт командасы яулады. “МНКТ“ спортчылары–II, хакимият командасы III урында. Авыл җирлекләре арасында Сәфәр спортчыларына тиңнәр булмады. Киров авыл җирлеге–II, Богады авыл җирлеге III урыннарга ия булдылар. Район үзәгендәге белем һәм физик тәрбия бирү учрежденияләре арасында I урынга “Иман“ спорт сарае лаек булды. II урында “Лачын“ боз сарае, III урынга гуманитар гимназия-интернат командасы лаек дип табылды.
Руслан Усманов язмасы ( “Актаныш таңнары» газетасы )