ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Intertat.ru электрон газетасы игълан иткән шигырь бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Шунысы куанычлы: редакциягә бихисап санда эшләр килде. Укучыларыбыз арасында шигъри җанлы, талантлы шәхесләр барлыгына чын күңелдән сөендек.

 
Күптән түгел якташыбыз Җәүдәт Заһитов ветераннар арасында Будапешт шәһәрендә узган дөнья чемпионатында катнашып 2 алтын медальгә ия булды

Яз акрын гына булса да үз көченә керә. Инде бакча мәшәкатьләренә дә күп калмады. Яшелчә-җимеш орлыкларын барлап эзерләп куярга да вакыт. Чөнки әлеге эштә соңарту саллы гына югалтуларга илтәргә мөмкин.

Район үзәге мәйданында кыр кухнясы эшләп торачак, сугыш темасына сюжетлар күрсәтеләчәк

 

Россия киңлекләрендә берьеллык хәрби хезмәткә быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк язгы чакырылыш кампаниясендә Татарстаннан 4 меңгә якын егет алыначак. Аларның беренчеләре 14 майда озатыла.

 

Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең "Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!.." (пьеса) номинациясендә Кызыксындыру буләге белән Актаныш 2 санлы урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Зөлфия Хаеретдинова бүләкләнә (җитәкчесе -Элмира Камаева )

7 апрельдә Балалар иҗат үзәгендә техник иҗат буенча I Республика фестиваленең муниципаль этабы үтте. Аны тантаналы рәвештә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Васил Салихов ачты.


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Танылган дизайнер булырга хыялланасызмы? Баянда сыздырып уйныйсызмы? Әллә инде күбрәк биергә яратасызмы? Сез күптән урта мәктәпне тәмамладыгыз һәм эшегез клуб яисә библиотека белән бәйләнгән, ә махсус белемегез юк? Ул вакытта Сезне 10 апрель көнне сәгать 14 кә Актаныш район мәдәният йортына Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте  укытучылары һәм студентлары очрашуына чакырабыз!

6 апрель Кәзкәй, Тыңламас авыллары үзешчәннәре Башкортстан Республикасы Илеш районы Ябалак авылына "Дуслык күпере" исемле концерт программасы белән чыктылар.
Бүген, 7 апрель көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Сәламәтлек көне үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International