5 апрель көнне Биектауда районы оешмалары һәм предприятиеләренең Бөек Җиңүнең 69 еллыгын уздыруга әзерлек буенча киңәшмә үткәрелде. Анда район военкомы Александр Найденов та катнашты.
Быел Җиңү көнен яңачарак итеп уздырырга, республиканың башка районнары үрнәгендә игътибарны торак пунктларны бизәүгә һәм бәйрәм колонналары оештыруга юнәлтергә, дигән карар кабул ителде. Предприятиеләр моның өчен махсус техника бирергә тиеш. Әйтик, Биектау район электр челтәре, Усад спирт заводы һәм авыл хуҗалыгы идарәсеннән – автомашиналар һәм вездеход. Район үзәге мәйданында кыр кухнясы эшләп торачак, сугыш темасына сюжетлар күрсәтеләчәк. Мәйданны бәйрәмчә бизәү военкоматка, районның мәдәният бүлегенә һәм башка оешмаларына йөкләнде, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.