Спорт - сәламәт яшәүнең нигезе

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
7 апрель көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә укучылар белән Сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында мини-лекция тыңладылар, викторинада актив катнаштылар, соңрак фойеда күңелле эстафета үткәрелде. Китап күргәзмәсендәге китаплар укучыларга дөрес туклану, көнлек режим, сәламәтлеккә зыян китерә торган начар гадәтләрне булдырмау өчен ярдәм итәргә тиешләр. Сәламәтлек көнендә китапханәдән  32 укучы китаплар алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International