Югары сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары, укытучылар, гомумән район халкы игътибарына!

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

Танылган дизайнер булырга хыялланасызмы? Баянда сыздырып уйныйсызмы? Әллә инде күбрәк биергә яратасызмы?

Сез күптән урта мәктәпне тәмамладыгыз һәм эшегез клуб яисә библиотека белән бәйләнгән, ә махсус белемегез юк? Ул вакытта Сезне 10 апрель көнне сәгать 14 кә Актаныш район мәдәният йортына Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте  укытучылары һәм студентлары очрашуына чакырабыз!

Очрашу соңында үзегез теләгән һөнәр буенча (җыр, бию, дизайн...) сынау үтәргә мөмкин. Сынауны уңышлы тапшырган очракта Сез кулыгызга сертификат алачаксыз. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң август аенда шушы сертификат нигезендә көллияткә кабул ителәсез.

Актанышта Алабуга көллиятенең башка бүлекләре ачылу һәм ачылмавы укырга керергә теләүчеләр санына бәйле. Узган 2013-2014 нче уку елында Сәнгать мәктәбе базасында ачылган бу көллияттә 70 студент үзләренең эш урыннарында эшләп «Библиотека белеме», «Иҗтимагый мәдәни эшчәнлек» һәм «Җыр сәнгате» бүлекләрендә  белем алдылар.

Автономияле дәүләт урта профессиональ белем бирү  учреждениесе Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте – Татарстан республикасының борынгы уку йортларының берсе. Аңа  1936 нчы елны нигез салына.Ул вакытта, моннан 78 ел элек Алабуга шәһәрендә  библиотека  һәм сәяси-мәгариф  белем буенча   көллиятләр ачылган, ә 1960 нчы елны бу ике учреждение берләштерелә,  Татарстан  Республикасы  культура-агарту көллиятенә әйләнә. Ә бүгенге көндә бу уку йорты югары статуска ия, ул аерым һөнәрләрне тирәнтен ойрәнү көллияте булып тора. Бу купкырлы белем бирү учреждениесенең турыдан-туры һәм читтән торып уку бүлекләре бар. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче түбәндәге белгечлекләр буенча белем бирелә:

- иҗтимагый мәдәни эшчәнлек

- нәфис-халык иҗаты

- уен коралларында уйнау

- библиотека белеме

- дизайн

- театр

- җыр сәнгате

Килегез! Үзегезне кызыксындырган сорауларга  җаваплар табарсыз. Без сезне көтеп калабыз!

Кич, 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Алабуга көллиятен тәмамлаган  бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясе студентлары Азат Кәримов һәм аның тормыш иптәше Алина Прокофьеваларнын концерты була.

Мәдәният саренда очрашканга кадәр!

Белешмәләр буенча телефон: 3-12-93 (Актаныш сәнгать мәктәбе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International