Intertat.ru электрон газетасы игълан иткән шигырь бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Шунысы куанычлы: редакциягә бихисап санда эшләр килде. Укучыларыбыз арасында шигъри җанлы, талантлы шәхесләр барлыгына чын күңелдән сөендек.
Жюри әгъзаларына да җиңелдән булмады, күпсанлы шигырьләр арасыннан җиңүгә лаеклыларны аерып чыгару – җаваплы һәм авыр хезмәт. Шулай да, “Безнең мирас” журналы редакциясе вәкилләреннән торган жюри “бурыч”ларын җиренә җиткереп үтәде, кызу дебатлар нәтиҗәсендә җиңүчеләр ачыкланды.
Шулай итеп, Иң лирик шигырь номинациясендә җиңүче дип Илсур Зәкиев (Актаныш) табылды. Бүләк – Татарстанның Милли музеена 2 кешелек билет.