Россия киңлекләрендә берьеллык хәрби хезмәткә быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк язгы чакырылыш кампаниясендә Татарстаннан 4 меңгә якын егет алыначак. Аларның беренчеләре 14 майда озатыла.
ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоэлемтә рәвешендә уздырылган брифингта шул хакта искәртте. “Чакырылыш буенча куелган задание төрле сәбәпләрдән элек хәрби хезмәткә алынмаган олырак яшьтәге гражданнар хисабына тәэмин ителәчәк: бу язда андыйларның 2,8 меңнән артыгын озатып җибәрү планлаштырыла”, - дип, республиканың хәрби комиссары быел китәсе егетләрнең күпмесе кая җибәреләсе турында искәртте.
Язгы чакырылыш вакытында 4 хәрби-хисап белгечлеге алган 1333 егет китәргә тиеш: 1273 машина йөртүче, йөзә торган МТЛБ чылбырлы тягач механик-йөртүчеләр – 60. Хәрби-хисап белгечлеге буенча укыган егетләр исә үзенең хезмәт итү урынын сайлап алу мөмкинлегенә ия булуы белән өстенлекле, чакырылыш комиссиясе моны күз уңында тота, дип белдерде С.Погодин.
“Татар-информ