Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин генерал, офицерларның хәрби хезмәт вакытын озайту хакындагы карарга кул куйды.
ТРдагы кеше хокуклары буенча уполномоченный аппарат тарафыннан республика хәрби комиссариаты белән берлектә, хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары сакланышын тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча агымдагы елның 13, 14 май көннәрендә 10.00-17.00 сәгатьләрдә телефон аша “кайнар линия” оештырыла.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына да бер ел вакыт калып килә. Санаулы гына калган сугыш ветераннарын кадерләп калырга ашыгырга кирәк.
30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.