Игелекле эш башкар!

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
3-4 май көннәрендә Яңа Әлем авыл җирлегенең Иске Әлем һәм Яңа Әлем авылында урнашкан зиаратларда зур өмә оештырылды.

 Зиаратта зур агачларны кисү оештырылды.  Өмәдә шәхси техникалары белән Сәетгәрәев, Аглямов, Кирамов, Исламхуҗин, Шакуров, Саубанов, Шәрипов, Фазлыевлар эшләделәр. Кран хезмәтенең чыгымнарын шәхси эшмәкәр Фахертдинов Ралиф, "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Хуҗин Хәлил түләделәр.

 Авыл халкы, читтән кайтучы авылдашлар кисү һәм җыештыру эшләрендә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International