Туган як музее хәбәрләре

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Актаныш Туган як музее районның талантларын гел барлап тора. Биредә тагын бер тантана – музейның серле залында халкыбызның талантлы егете, рәссам Илгиз Зәниф улы Шәйгардановның шәхси күргәзмәсе ачылды. Илгиз Шайгарданов иҗатны яшәүгә тиңли. Тормышта аның өчен кызыклы булмаган нәрсә гомүмән юк: һәрбер кешенең шатлыгы, хисләре, рухташ кешеләр белән аралашу, көндәлек хезмәт – барысы да мөһим, барысы да әһәмиятле аңа. Аның иҗаты уйлану – фикерләүләр, эзләнү – табыш, хис – тойгылы кичерешләр җимеше. Һәм алар барысы да чын ихласлык белән рәссамның йөрәк түреннән чыга.

Кичәдә сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, рәссамның улы, әнисе – Лиза апа, рәссам Алмаз  Фазлыев һ.б. катнаштып, үзләренең рәссам иҗатына соклануларын, уй – теләкләрен җиткерделәр.

Рәссамнар тудырган иҗат җимешләренә бәя куеп булмый, чөнки алар бәяләп бетергесез...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International