Дәваханәләр шифаханәгә әйләнергә тиеш

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына да бер ел вакыт калып килә. Санаулы гына калган сугыш ветераннарын кадерләп калырга ашыгырга кирәк.

Республикада Җиңү бәйрәме алдыннан 2015 елның шул чорына кадәр исәпләнгән «Кадерле ветераныбыз» социаль-гуманитар проекты старт алды.

Татарстанда бу көнгә 89 мең 531 ветеран исәпләнеп, шуларның нибары 5 меңе сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды. Ә Актанышта  63  ветеран бар. Оештыручысы һәм партнерлары «Бердәм Россия» региональ партиясе һәм республика хәйриячелек советы булган бу акция этаплап алып барылачак. Төп игътибар сәламәтлек саклау өлкәсенә, аерым алганда, медицина учреждениеләрендәге сугыш ветераннары палаталарының торышын яхшыртуга юнәлтелә.

I этапка 2014 елның апрель-май кертелгән. Бу чорда республиканың бөтен районнарындагы ветераннар палаталарының торышы тикшерелеп, чаралар комплексы төзеләчәк. 9 майга кадәр исемлек әзер булырга тиеш инде. 2014 елның июнь-декабрендә бу мөһим проектның II этабы старт ала. Ягъни төзелгән исемлеккә һәм тикшерү нәтиҗәләренә карап, ветеран палаталары төзекләндереләчәк, аларда заманча җиһазлар куелачак, уңайлы шартлар булдырылачак. Бу эшкә, әлбәттә инде, хәйриячеләрне дә җәлеп итәргә туры киләчәк. Аны сәламәтлек саклау учреждениеләренә генә аударып калдыру урынлы булмаячак.

III этапка 2015 елның гыйнвар-мае кертелгән. Бу этапта палаталар гына түгел, ә дәваханәләр янындагы территорияләрне төзекләндерү күздә тотыла. Оештыручылар фикеренчә, ветеран өчен дәваханәләр хәзер шифаханәне алмаштырачак.

Ветераннар ята торган палаталарны тәртипкә салу өчен бик нык тырышырга туры киләчәк әле, республикада алар начар хәлдә булмаса да.

Актанышта  эшләр башланды инде.. Әмма эшләнәсе эшләр җитәрлек, заманча җиһазландырырга кирәк. Актанышта 12  ветеранга исәпләнгән 6 палата булып, аларны проект таләпләре кысасында үзгәртеп кору шактый чыгымнар таләп ителү сәбәпле, хәйриячеләр булышлыгы кирәк булачак.

– Бу бик кирәкле, файдалы эш. Аның турында сөйләргә, уңай шартлар тудыру буенча күзәтчелектә ветераннар оешмаларын җәлеп итәргә кирәк. Ветераннар өчен аралашу мөһим, шуңа күрә яшьләр, «Яшь гвардиячеләр» оешмалары әгъзалары бу палаталарга даими барып, ветераннар белән очрашып торсыннар иде, – дип ассызыклый ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова. – «Бердәм Россия» партиясенең бу яңа проекты ветераннарыбызның күңелен дә, йөрәкләрен дә җылыта алсын иде. Һәр кеше аларга үз рәхмәтен әйтеп калырга ашыксын.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International