Бер күрешү - үзе бер гомер

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
  3 май көнне Чалманарат авылы мәдәният йортында Мәдәният елы уңаеннан бай эчтәлекле " Бер күрешү - үзе бер гомер " исемле кичә үткәрелде. Кичәгә җирлектә клуб , мәдәният йортында эшләп халыкка рухи байлык өләшүчеләр - мәдәният ветераннары белән очрашу кичәсе булды. Татарстан  атказанган  хезмәткәре Флүдә Гыймадиева, авылдашыбыз Рәзифә Нуретдинова, Лилия Ибраһимова, Фәвис Мәгъдәнов, Әфкә Мәрдәнов үзләре эшләгән чордагы истәлекләре белән таныштырдылар. Кичәне Әлфинә Кашапова һәм Финәдия Хисамова алып бардылар. Бу очрашу һәркемнең күңелендә якты хатирәләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International