Шәрип Шәймиев музей-йортында

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Пучы авылы  Шәрип Шәймиев музей-йортында “Татарстанда музейлар язы-2014” республикакүләм акциясе кысаларында «Мин - Татарстан баласы!» дип аталган чарада 14 яше тулганнарга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Тәүге паспортларны Россия Федераль миграция хезмәте Идарәсенең ТР Актаныш районы территориаль пункты хезмәткәре Илфира Сергеева тапшырды.


Чарада Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар катнашты. Тулы хокуклы гражданин булулары белән үсмерләрне Пучы авылы җирлеге башлыгы Әсләм Зарипов котлады. Тантана музей хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән мәгълүматлар белән баетылып, үрелеп барды. Паспорт алучыларга Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның һәм музейның истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

 


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International