Актаныш районы үсемлекчелек, Әтнә - терлекчелек, Нурлат - шикәр чөгендере, Саба инновацияләр өчен бу исемлеккә кертелгән.
12 октябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында "Әкият иленә сәяхәт" дип исемләнгән кичә уткәрелде.
10 октябрь көнне Уразай хатын кызлар вокаль ансамбле өлкән яшьтәге үзешчән автор башкаручылар концерт- күргәзмәдә катнаштылар.Авылдашыбыз Кәдрия апа Саматова бу концертның йолдызы булды.
11 октябрь көнне СХТ китапханәсендә "Юные друзья природы" клубы членнары белән "Табигать- ул тиңсез хәзинә" дип исемләнгән дәрес утте.
Татарстан аграрийлары 2016 елгы уңышны тулысынча җыеп алу буенча финиш сызыгына якынлаша. Бөртеклеләр күптән инде җыелып, амбарларга озатылды, кырлардан соң өлгерә торган культураларны гына җыеп бетерәсе калды.
Киров авылында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Чал чәчләрдә күңел аклыгы" дип исемләнгән тематик кичә.
10.10-15.10.16 көннәрендә мәктәп күләмендә математика атналыгы дип игълан ителде. Атналыкта план нигезендә кичәләр, ачык дәрес белән беррәттән төрле бәйгеләр үткәрелеп килә. Атналыкны математика-информатика укытучысы Д.М.Шәвәлие оештырды.
Актаныш үзәгендә урнашкан предприятие-учреждениеләрнең ирләр командалары арасында волейбол ярышлары узачак.
Шахмат буенча авыл мәктәпләре укучылары арасында узган XIV Россия беренчелегендә безнең Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 12 кешелек команда уңышлы чыгыш ясап кайтты. Бәйге Самара өлкәсенең Кинель-Черкасск шәһәрендә 27 сентябрь - 4 октябрь көннәрендә үткән, анда бөтен Рәсәйдән җыелган 30 команда көч сынаган.