Көз уртасы. Кемдер мул уңышка канатланып йөри. Ә башка берәүнең бакчасында алабута орлык коя… Гомер көзе дә нәкъ ел фасылындагы кебек. Кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, кемдер картлар йортында… Бәлки шул уртаклык аркасында Өлкәннәр көне сары көздә билгеләп үтеләдер. Дөнья артыннан куучы кеше бер көнне туктап уйлансын, тирә-яктагы өлкәннәргә азмы-күпме ярдәм кулы сузсын, үзенә дә гомер көзе киләчәген исенә төшерсен өчен...
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә, 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – ял көне булып санала.
Әтәс җирлегендә өлкәннәр өчен бәйрәм 5 нчы октябрь көнне оештырылды.Авыл клубында алар өчен мул табын әзерләнде, мәдәният хезмәткәрләре ял концерты белән чыгыш ясады..Авыл җирлеге башлыгы Насыйрова Э.Ф, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Гарипова М.Г. бәйрәмгә килүчеләрне өлкәннәр көне белән котладылар..Кичәбезгә быел да апаларыбыз. әбиләребез кабактан пешерелгән ризыклар алып килделәр. Кабактан пешерелгән һәр төрле ризык табынны бизәп торды. Кичәне .Кичәне җыр , моң, шигырьләр уеннар белән китапханә мөдире Гарипова М алып барды
8нче октябрь көнне Баулыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылган “БлагоДарение” хәйрия фондының беренче волонтерлар слеты булып узды.
11 октябрь көнне үзәк китапханәдә “Буккроссинг” – «Җанлы» китап киштәсе акциясе дәвам итте.
8 нче октябрь көнне Меңнәр мәктәбе укучылары авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган концерт куйдылар.
9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан биреп карадылар.
Тыңламас авылы җәмәгатъ үзәгендә өлкәннәр хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичә җырлар, кызыклы чыгышлар белән үрелеп барды. 2016 ел- Россия киносы елы уңаеннан өлкәннәргә Тыңламас авылы тарихына багышланган видеоязма күрсәтелде.