Актаныш үзәгендә урнашкан предприятие-учреждениеләрнең ирләр командалары арасында волейбол ярышлары узачак.
Шундый беренче ярыш 17 октябрь көнне 19.00 сәгатьтә “Актаныш” универсаль спорт комплексында оештырылачак. Командаларның җыелу һәм жирәбә салу вакыты 14 октябрьдә 18.00 сәгатьтә.
Призер командалар, шулай ук иң яхшы уенчылар грамота һәм истәлек бүләкләре белән тәбрикләнәчәкләр.
Чемпионат нәтиҗәләре район хезмәт ияләре спартакидасында да исәпкә алыначак.