Шахмат буенча авыл мәктәпләре укучылары арасында узган XIV Россия беренчелегендә безнең Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 12 кешелек команда уңышлы чыгыш ясап кайтты. Бәйге Самара өлкәсенең Кинель-Черкасск шәһәрендә 27 сентябрь - 4 октябрь көннәрендә үткән, анда бөтен Рәсәйдән җыелган 30 команда көч сынаган.
Шәхси беренчелектә Актаныштан Роза Гыймазова 2002-2003 елгылар, Зәйнәп Рахманова 2008-2009 елгылар арасында I урын өчен көрәшә. Икесенең дә очколар саны көндәшләренеке белән тигез була, фәкать өстәмә коэффициентлар буенча гына Роза – II, Зәйнәп III урынга кала. Әмир Акмалов исә 2006-2007 елгылар арасында II урыны яулый. Команда булып чыгыш ясаган Фирүзә Нәбиева, Алияна Айбашева, Рәмилә Әмирханова, Әминә Габдуллина, шәхси беренчелек өчен көрәшкән Мансур Закирҗанов та әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән. Команда – VII урында. Остазлары – Илдар Имамов, Фәһим Галимов.