Киров авыл мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Чал чәчләрдә күңел аклыгы" дип исемләнгән тематик кичә булып үтте. Әлеге кичәдә "Иман" интереслар клубы әгъзалары һәм авылыбыз өлкәннәре катнашты. Кичә чәй табыны артында алар чоры җырлары биюләре белән үрелеп барды. Өлкәннәребез, үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Кичәне авыл китапханәчесе Энҗе Сибгатуллина һәм Алсу Хузиналар алып барды.