Татарстан аграрийлары 2016 елгы уңышны тулысынча җыеп алу буенча финиш сызыгына якынлаша. Бөртеклеләр күптән инде җыелып, амбарларга озатылды, кырлардан соң өлгерә торган культураларны гына җыеп бетерәсе калды.
Быел Татарстан рекордлы уңыш – 4 млн тоннага якын икмәк җыеп алынды. Беренчелек – Зәй районында. Анда гектарыннан 37 центнер уңыш чыкты. Икенче урын – Нурлатта. Биредә гектарыннан 35 центнер икмәк җыелды. Өченче урында – Балтач игенчеләре. Монда бер гектардан 34,7 центнер уңыш алынды. Тәтеш (32,5), Буа (32,3) кыр батырлары да елны уңышлы озата. Ә менә Әгерҗе (20,3), Кама Тамагы (20), Бөгелмә (17,3), Баулы (18,1), Ютазыда (18,8) күрсәткечләр куанырлык түгел.
1 сентябрьдән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнбагыш җыюга кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, көнбагыш 63,7 мең гектардан суктырып алынган. Узган ел белән чагыштырсак, шөкер итәргә кирәк. Былтыр 10 октябрьгә нибары 25,9 мең гектар җирдә генә эш башкарылган булган.
Кукуруз исә 67 мең гектардан җыелган. Димәк, 69 % эш беткән дигән сүз. Узган ел бу вакытта кукуруз нибарысы 6 мең гектар мәйданнан гына суктырылган булган.
Шушы көннәрдә басулардан бәрәңге дә алынып бетәчәк. Әлегә 7 мең гектардан бәрәңге җыелган инде. Бу барлык эшнең 87% тәшкил итә. Икенче икмәкне тагын бер мең гектардан казып аласы бар.
Шикәр чөгендере игү дә кызу темплар белән алга бара. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 63 мең гектардан чөгендер инде алынган. Республикада уңыш күләме гектарыннан уртача 336 центнерны тәшкил итә.
Министр бу юнәлештә Актаныш районының “Әнәк” агрофирмасын үрнәк итеп күрсәтә. Биредә Америка инновацион методын кулланып, җиргә дымлылык җитмәгән очракта да гектарыннан 500 центнердан артыграк уңыш җыя алганнар. Министр әлеге алымны башка хуҗалыкларга да кулланып карарга киңәш итте.
“Әнәк” агрофирмасы 2008 елда оеша. Моңа кадәр 5000 гектар җире булган коллектив бүген авыл хуҗалыгы продукциясен киң мәйданда үстерә. Аның 18меңнән артык сөрү җире бар. 10200 гектарда – ашлык, 4000 гектар җирдә – техник культуралар һәм 3500 гектарда терлек азыгы игәләр.
- Быел беренче тапкыр сынау рәвешендә чөгендер үстереп карарга ниятләдек, – ди агрофирманың баш агрономы Айзат Заманов. – 818 гектарга чәчелгән шикәр чөгендерен үстерү технологиясе гадәти ысулдан шактый аерыла. Узган елдан ук җирне 35 см тирәнлектә эшкәртеп калдырдык. Төп эшкәртү астына 3 центнер диаммофоска ашламасы керттек. Язын тырмалагач, орлык чәчкәнче тагын 1 центнер диаммофоска ашламасы белән туендырдык. Чөгендер чәчкәндә Америка консультантлары да килде. Гадәти чәчүдә чөгендерләрнең рәт арасы 45 см булса, Америка технологиясендә ул 56 см ны тәшкил итә. Чәчү нормасы да аерыла. 1 гектар җиргә 140 мең данә орлык төшәргә тиеш. Рәт арасы киң булгач, эшкәртергә дә җайлы.
Вегетация дәверендә татлы тамыр арасына 8 тапкыр сиптергеч җайланма кергән. Дүрт тапкыр чүп үләннәренә каршы көрәшкән булсалар, калганнары тамыразыкны яфрак аша туендыруга юнәлтелгән.
– Шик-шөбһәләнү булмады түгел, – ди баш агроном. – Узган ел бу технология белән Түбән Кама хезмәтчәннәре чөгендер үстереп караган иде. Әмма алар мактанырлык зур уңыш ала алмады. Үч иткәндәй, быел бездә көчле корылык булды. 10 июньдә – 18 мм, 10 июльдә 25 мм яңгыр төште. Шуннан соң тансык яңгырны бары тик 5 сентябрьдә генә күрдек.

Республикада бөртеккә кукуруз суктыру буенча да урак гөрли. Бүген 68 мең гектар мәйданнан 215 мең тонна кукуруз җыелган. Бу барлык чәчелгән мәйданның 70%ын тәшкил итә. Уртача уңыш күрсәткече – гектарыннан 32 центнер.
- Бу – бик тыйнак күрсәткечләр, – ди Марат Әхмәтов. – Монда һава торышын гына гаепләп булмый. Иң зур нәтиҗә – Буа районында. Анда гектарыннан 54 центнер уңыш чыга. Алексеевск игенчеләре гектарыннан 39 центнер кукуруз суктырган. Калган районнарда күрсәткечләр аннан да түбәнрәк.
Туңга сөрү һәм ашлауны да онытырга ярамый
Туңга сөрү эше республика кырларының 1650 гектарында инде башкарылган. Бу барлык мәйданның 85% тәшкил итә.
– Кайбер хуҗалыклар җирне көздән эшкәртү эшен тәмамлап килә. Калганнарга да тизрәк хәрәкәтләнергә кушам. Бу эшне максималь срокларда тәмамларга кирәк. Туңга сөрелгән һәр гектар җир – өстәмә бер тонна икмәк, дигән сүз, – ди Марат Әхмәтов.
Авыл хуҗалыгы министры хуҗалыкларга җирне сыйфатлы ашлау бурычы да куя. Минераль ашламаларның бәясе арту һәм соңгы елларда уңышның көтелгәннән аз җыелуы хуҗалыкларга билне ныграк буарга өйрәтте. Кызганыч, узган елларда зур күләмдә кертелгән чыгымнарны сакларга мөмкин булмады.
Министр урып-җыю, туңга сөрү эшләре белән беррәттән, чәчү башланганчы, һәр гектар җирне ким дигәндә 65 кило ашлама белән туендыру бурычы да куйды. Ул бу эштә алдынгы урында барган Актаныш районын мисал итеп китерде.
Сыйфатлы ашлама белән җирне вакытында туендыру уңыш күләмен бермә-бер арттыра. Моны аңлаган хуҗалыклар республиканың алдынгылар рәтендә. Мәсәлән, Тәтеш районы 2011 елда җирнең гектарына 14 кило ашлама кертеп, республикада 22 урынны алган булса, 2016 елда ашламаны 69 килога җиткереп, 4 урынга чыкты. Киресен эшләүчеләр дә юк түгел. Апаслылар 2011 елда һәр гектар җирне 79 кило минераль матдә белән ашлап, республика буенча өченче урынны яулады. 2016 елда, ашлама күләмен 35 килога калдырып, 14 баскыч түбән төште. Аларга уңыш буенча 17нче урын гына тәтеде.
Марат Әхмәтов хуҗалыкларны кызыксындыру җаен та тапкан. Ел ахырына кадәр үз биләмәләрендәге һәр гектар җирне 40 кило ашлама белән тәэмин итәргә чара тапкан аграрийларга дәүләт ярдәм кулы сузачак. Ул һәр гектар җиргә 25% тан артыграк ярдәм бүленәчәген искәртте.