Мәгариф идарәсе җитәкчесенең 22 ноябрь № 377-ОД приказы нигезендә 24 ноябрь көнне безнең мәктәптән Ибрагимова Роза һәм Хөснетдинова Вәсилә Чаллы шәһәрендә ГО ЧС буенча бер көнлек өйрәтү семинарында катнаштылар.
“КЭС-БАСКЕТ” егетләр командалары арасында баскетбол ярышы бүген яки 25 ноябрь җомга көнне “Иман” спорт комплексында уза. Иске Кормаш мәктәбе егетләренә уңышлар телибез! Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы.
25 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде.
25 ноябрь көнендә, Актаныш үзәк балалар китапханәче хезмәткәрләре 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 2 “г” сыйныф укучылары белән берлектә (сыйныф җитәкчесе Миләүшә Салихова ) әниләр катнашында сыйныфта “Әниләрне котлый бүген, җирдә һәрбер бала да” дигән исемдә җырлы – уенлы тематик кичә уздырдылар.
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет –
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Җәннәт әниләрнең аяк астында.
Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең
24 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре гражданлык хәле актларын теркәүнең тантаналы залында “Ана назы җирдә мәңгелек!” исемле очрашу- кичә үткәрде.
Бәйрәмдә 3 класс укучысы Шәрифуллина Наилә катнашты.