Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

2016 елның 25 ноябре, җомга

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Бу шигырь юллары 24 нче ноябрь көнне мәктәбебезнең 5 класс укучылары авызыннан "Әнием - иң кадерле кешем" дип аталган җыелыш-кичәсендә яңгырады. Тырышкан юкка китмәде: кичә әниләргә дә, балаларның үзләренә дә бик ошады. Җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм түгәрәк өстәл артында бергәләп чәй эчү белән төгәлләнде. Әниләребезнең һәр көнен бәйрәм итә алсак иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International