“Әниләрне котлый бүген, җирдә һәрбер бала да!”

2016 елның 25 ноябре, җомга

25 ноябрь көнендә, Актаныш үзәк балалар китапханәче хезмәткәрләре  2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 2 “г” сыйныф укучылары белән берлектә (сыйныф җитәкчесе Миләүшә Салихова ) әниләр катнашында  сыйныфта “Әниләрне котлый бүген, җирдә һәрбер бала да” дигән исемдә җырлы – уенлы тематик кичә уздырдылар.  Электрон презентация ярдәмендә “әни” сүзенең мәгънәсе,  әнинең  бала тормышындагы роле турында таныштырдык. Балалар “Әни” сүзе төрле телләрдә ничек яңгыраганын белделәр.  Анкета ярдәмендә балалар “Мин әниемне беләмме?” дигән сорауларга җавап эзләделәр, әниләр ярдәмгә килде.   Һәрбер бәйрәм китаптан  башка узмый, бүгенге бәйрәмебезнең үзәгендә дә китап  һәм китаптан алынган   төрле  биремнәр булды. Балалар әниләр белән бергәләп шигырьләрнең, әкиятләрнең  авторларын юлладылар, бергәләп  әниләргә багышланган мәкальләрнең азагын әйттеләр.  Кроссворд чишкәндә балалар аеруча тапкырлыкларын күрсәттеләр.  Кичә азагында,  малайлар төркеме ике командага бүленеп,  әни рәсемен ясадылар. Тематик кичә әниләргә багышланган җыр  белән тәмамланды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International