ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Әни безгә тормыш биргән кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тибрәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телеңне, халкыбыз моңнарын яратырга өйрәткән. Шул хөрмәттән, 25 нче ноябрь көнне Кәзкәй мәдәният йортында "Озак яшә, әнкәй" исемле, бәйрәм кичәсе оештырылды. Авыл башлыгы Мәхтүм Хөрмәев барлык хатын - кызларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә килгән һәркем ял итеп, күңел ачып кайтып китте.

 

24 ноябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары - "SаMоSтоятельные дети" һәм "БлагоДарение" проектларының катнашучылары "Сәламәт ана - сәламәт бала" акциясе уздырдылар.

21-26 ноябрь "Математика атналыгы" дип игълан ителде. 

25 ноябрь  көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан “Әнием-кадерлем” дигән кичә үтте. Бәйрәм кичәсен, класс җитәкчеләре Хабибуллина Илсөяр апалары белән берлектә, 7 класс укучылары алып барды. Әниләр һәм укучылар төрле телевизион-музыкаль конкурсларда көч сынаштылар, уйнадылар, җырладылар, кыскасы, күңелле итеп ял иттеләр. 

1998 нче елдан һәр елның ноябрь аеның соңгы якшәмбеме Рәсәйкүләм "Әниләр көне" дип билгеләп үтелә. Шушы форсаттан 25 нче ноябрь көнне безнең мәктәптә зур бәйрәм үткәрелде. Укучылар көче белән әзерләгән бәйрәм кичәсе Н.Пугачева һәм Р.Шәйдуллин башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә әниләр белән кызыклы уеннар үткәрелде. Кичә барышында укучылар үз куллары белән ясаган кул эшләрен әниләргә бүләк иттеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм чарасын информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев оештырды.   

14 нче ноябрьдән 19 нчы ноябрьгә кадәр мәктәптә рус теле атналыгы үтте. 14 нче ноябрь көнне атналыкны ачу, эш планы белән таныштыру. 15 нче ноябрь көнне "Русский медвеженок" бәйгесендә мәктәптән барлыгы 30 укучы катнашты. 16 нчы ноябрь көнне "СПП с придаточными приины" дигән темага 9 нчы классларда ачык дәрес, ә 17 нче ноябрь көнне 7 класс укучылары катнашында "Көчсез буын" бәйгесе үткәрелде. Болардан тыш: "Иң чиста дәфтәр тотучы", "Рус язучылары"на багышлап стенгазеталар кебек чаралар да үткәрелде. Атналыкны рус теле һәм әдәбияте укытучысы Ахметова Чулпан үткәрде.

Иске Кормаш мәктәбе дирекциясе

Әниләр көне уңаеннан   котлавы

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм – балаларыгызның сезгә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, әниләрнең һәр кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да.

Әни – тормышын башыннан алып ахырынача безгә, балаларга багышлаган бердәнбер кеше ул. Безгә ничә яшь булуына карамастан, нәкъ менә әниләр уңышларыбызга иң нык сөенүче, яклаучы, күңелсезлекләргә көенүче, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчылучы да. Һәр әни үз баласының лаеклы тормышта яшәвен, акыллы, укымышлы, уңышлы, матур, кешеләрнең хөрмәтенә лаек булуын тели.

Бездә булган барлык яхшы, мөһим нәрсәләр – гаилә җылысы, уңайлыклар, хәтта тормышыбыз өчен дә без сезгә – әниләргә бурычлы.

Бүген без күп балалы һәм тәрбиягә алып бала үстерүче әниләргә дә рәхмәт әйтәбез, әни вазыйфасын районның җәмәгатьчелек тормышы, хезмәт белән уңышлы үреп баручы хатын-кызларыбызга хөрмәт белдерәбез.

Кадерле әниләр, бүгенге бәйрәм көнендә безнең җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз, сезгә балаларыгызның яратуы, хөрмәте, саулык, бәхет һәм гаилә иминлеге юлдаш булсын. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сәламәт, талантлы, сезне яратып, игътибарлы булып үссеннәр.

23 ноябрь көнне безнең мәктәптә  физика укытучыларының  "Физика дәресләрендә системалы эшчәнлекне якын килүне тормышка ашыру" темасына район семинары үткәрелде. Семинарда мәктәпнең физика укытучысы Фатыйхова Дәния Әхтәм кызы 9 класста "Турысызыклы һәм кәкресызыклы хәрәкәт" темасына ачык дәрес , "Чәй табыны артында" дигән физик кичә күрсәтте. РМО планы буенча киңәшмә, фикер алышу булды. "Физика дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килүне тормышка ашыру" темасына чыгыш тыңланды. Безнең мәктәптән физика укытучысы Гыйльфанова Филиза Әкрәм кызы катнашты.

22 ноябрь көнне 4,6,8 класс укучылары инглиз теленнән мониторинг үттеләр. Укучылар 45 минут вакыт аралыгында 20 бирем эшләделәр. 1-15 биремнәр тест формасында, 16-20 биремнәр текст белән эшләүне күздә тотып төзелгән иде.

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары бүген математикадан ОГЭ биреп карыйлар. Уздырылу урыны Актанышның 2 нче урта мәктәбендә. Аларга уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International