Яңа Кормаш мәктәбендә “Әниләр бәйрәме”

2016 елның 26 ноябре, шимбә

25 ноябрь  көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан “Әнием-кадерлем” дигән кичә үтте. Бәйрәм кичәсен класс җитәкчеләре Хабибуллина Илсөяр апалары белән берлектә 7 класс укучылары алып барды. Әниләр һәм укучылар төрле телевизион-музыкаль конкурсларда көч сынаштылар, уйнадылар, җырладылар, кыскасы, күңелле итеп ял иттеләр. Кичә бәйрәм табыны артында дәвам итте. Әниләр, әбиләр пешереп алып килгән күчтәнәчләрдән өстәлләрдә буш урын калмаган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International