21-26 нчы ноябрь "Математика атналыгы" дип игълан ителде. 5-9 класс укучылары арасында төрле конкурслар, викториналар үткәрелде. Кроссвордлар төзү һәм чишү бәйгесе уздырылды. Математика укытучылары тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде. Гомумән, атна бик эшлекле һәм файдалы үтте.