Чуракай мәктәбе яңалыклары. Әтиләр Советы

2016 елның 25 ноябре, җомга

2016 нчы елның 24 нче ноябре көнне Чуракай мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үтте. Әтиләр Советы оештырган әлеге кичәдә шулай ук районыбызның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, Актаныш мунципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.М.Анварова, мәгарифне идарә итү оешмасы вәкилләре Р.М.Шакирова, Л.Ф.Бариева катнашты. Совет эшчәнлеге тәкъдим ителде. Бәйрәм дус, тату, гаилә табыны артында дәвам итте. Укучылар Әниләр көне уңаеннан иң матур концерт номерларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International