24 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре гражданлык хәле актларын теркәүнең тантаналы залында “Ана назы җирдә мәңгелек!” исемле очрашу- кичә үткәрде. Кичәдә Актанышның үрнәк балалар тәрбияләгән, күркәм әниләре Карамова Данилә һәм Актанышбаштан Хакимова Фәридә апа чакырылган иде.Чарада алар гаиләсенең тормышын чагылдырган электрон презентация күрсәтелде. Алар яшьләргә үрнәк әни булу, балаларга дөрес тәрбия бирү серләрен ачтылар. Кичәнең икенче өлеше Нурислам Хәсәновның “Бәхилләрме йөрәк?” әсәре буенча укучылар конференциясе иде. Шушы әсәрдәге образлар, кичәгә килгән үрнәк гаиләләр белән чагыштырып бирелде. Бу өлешендә шушы әсәр буенча эшләнгән видеотаныштыру күрсәтелде, әдәби викторина үткәрелде.Чарада “Кояш янында җылылык, ана янында изгелек!” исеме белән китап күргәзмәсе эшләде, шулай ук видеотаныштыру күрсәтелде. Кичәгә А.Арсланова, И.Мухтазировның җырлары ямь өстәде. Кичә ахарында китапханә директоры Л.Ң.Шамсунова әниләргә , укучыларга изге теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләрен тапшырды.