31 январьдан 7 февральгә кадәр Россиядә «Куркынычсыз Интернет» атналыгы уза.
2 нче февраль көнне Кәзкәй мәдәният йортында Н. Гаетбайның әсәре буенча "Әстәгъфирулла" комедиясе сәхнәгә куелды. Авыл үзешчәннәренең уйнавын тамашачылар бик күңелле кабул иттеләр.
Түке авыл китапханәсендә "Татар халкының каһарманы -Муса Җәлил "дигән темада китап күргәзмәсе эшләнде.Күргәзмәгә күзәтү ясалды.
3 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" кызыксыну клубының чираттагы утырышы булып үтте.
2 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумының тулай торагында яшәүче укучылар өчен “ Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” темасында әхлак дәресләре үткәрде.
2 февраль көнне СХТ китапханәсендә Галимҗан Гыйльмановка 60 яшь тулу уңаеннан кичә үткәрелде.
1 февраль көнне Түке мәдәният йортына Нефтекама шәһәре дәүләт филармониясенең "Кайтаваз" группасы концерт белән килде.
27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде. Бу бәйрәмдә мәктәбебез коллективына 2016 нчы елда югары күрсәткечләргә ирешеп база мәктәпләре арасындагы бәйгедә 3 нче урын яулаган өчен диплом тапшырылды.
Россиянең Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын бертигез итәргә булды. Россиянең хезмәт министрлыгы программаны 3 ел эчендә тормышка ашырыга уйлый, дип белдергән Россиянең Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.