ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

4 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә җирлекнең студентлары белән 2017 ел - Экология елына карата "Табигатьне өйрән һәм сакла!" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Шулай ук "Туган ягым- яшел бишек" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Шахмат мәктәбендә шөгыльләнүче кыз-малайлар, остазлары кул астында белгәннәрен чарлап, кайчандыр шул бүлмәләрдә үзләре дә сәгатьләр буе шахмат серләренә төшенгән, бәйгеләрдә район данын яклаган, бүген инде югары уку йортлары җыелма командаларында чыгыш ясаучы студентлар белән очраштылар.
 

3 февраль көнне СХТ китапханәсендә "Оригами" кызыксыну  клубының чираттагы утырышы уздырылды.

Эльмира якты йөзле, тыйнак, талантлы артистка, тормышның барлык сынауларын сабырлык белән кабул итүче тырыш ханым булып истә калачак.

 

Югары уку йортлары студентлары арасында ел саен иң-иңнәрне билгеләү – “Ел студенты” бәйгесенең төп күрсәткече. Аның “Ел журналисты” номинациясендә быел Актаныш кызы, КФУның журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбенең IV курс студенты, райондашларыбызга оста алып баручы сәхнә йолдызы буларак яхшы таныш Регина Шиһабетдинова җиңү яулады. 

 

 


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Яңа Әлем мәдәният йортында узешчәннәр катнашында Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияу" комедиясы күрсәтелде.

3 нче февраль көнне Тыңламас җәмәгать үзәгендә Н. Гаетбайның ике пәрдәлек "Әстәгъфирулла" комедиясе сәхнәгә куелды. Авыл үзешчәннәренең уйнавын тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр.

3 нче февраль көнне Кәзкәй җирлегенең "Авыл пацаннары һәм пацанкалары" студентлар командасы районда булып узган очрашуда катнаштылар. Авылыбыз студентлары чаңгы шуу эстафетасында көч сынаштылар, аннары "Актаныш" универсаль спорт комплексында ГТО нормаларын тапшырдылар һәм футбол ярышында катнаштылар. Кичке чара КВН чыгышы бн дәвам итте.

3 февральдә Такталачык мәктәп-интернаты укучылары командасы минифутбол буенча зона ярышында икенче урынны алды.

Кышкы сессиядән ялга кайткан студентлар белән очрашулар оештыру районыбызда инде традициягә әйләнгән. Быел әлеге күңелле чара 3 февраль көнне үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International