Студентлар очрашуы гөрләде

2017 елның 4 феврале, шимбә

Кышкы сессиядән ялга кайткан студентлар белән очрашулар оештыру районыбызда инде традициягә әйләнгән. Быел әлеге күңелле чара 3 февраль көнне үтте.

Бәйгеләр Төрле өлешләргә бүлеп оештырылды: Районыбыз  студентлары командалары башта чаңгы шуу эстафетасында көч сынаштылар, аннары “Актаныш” универсаль спорт комплексында ГТО нормалары тапшырдылар һәм футбол ярышы булды.

Бәйрәм төсен алган бәйгеләрне йомгаплап , 19:00 да район мәдәният сараенда кичке чара КВН белән дәвам итте.

Һәр төркем алдан “КВН” ярышына әзерләнеп килгән . Концерт номерларына да урын бирелде. Җыр-бию, уен-көлке, кызык тамашалардан бәйрәм гөрләп торды.

Бу кичәдә Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев та катнашты, студентларга үзенең теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм ахырында мәртәбәле жюри төркемнәр арасында КВН нәтиҗәләренә урыннар чыгарды, Илфак Бариев җиңүчеләргә тәмле күчтәнәчләр белән грамоталар тапшырылды.

Актанышның «Мәңге ач» командасы 1 нче урынга лаек булды, Пучынын "Напролом" командасы 2 нче урынга,Актанышбашнын "Җәбрәйләр" командасы 3 нче, Байсарнын "СССР" командасы 4 нче, Кәзкәйнен "Авыл пацаннары һәм пацанкалары" 5 нче урынга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International