“Үзем сайлап алган язмыш“

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Югары уку йортлары студентлары арасында ел саен иң-иңнәрне билгеләү – “Ел студенты” бәйгесенең төп күрсәткече. Аның “Ел журналисты” номинациясендә быел Актаныш кызы, КФУның журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбенең IV курс студенты, райондашларыбызга оста алып баручы сәхнә йолдызы буларак яхшы таныш Регина Шиһабетдинова җиңү яулады. 

Регина безнең мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшләүчеләрнең күз алдында үсте дисәк тә була. Әле ак бантиклар тагып йөргән чагында ук район сәхнәсендә алып баручы буларак чыгыш ясаган, конферанc номинациясендә “Йолдызлык” фестивалендә Гран-прига ия булган кыз ул. Әнисе – журналист, Актаныш телевидениесен инде 15 елдан артык җитәкләүче Гөлназ Шиһабетдинова. Мәктәптә яхшы укыган кызын әнисе табибә, я нефть тармагында хезмәт куючы, юрист, тагын әллә нинди җитди һөнәр ияләре итеп күрергә теләгән иде. Ә ул, бар фәннәрдән имтиханнарын бик уңышлы тапшырды да, беркем көтмәгәндә, журналистика юлын сайлады.

http://aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/itemlist/category/9-tema-dnya.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International