“ Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” темасында әхлак дәресләре

2017 елның 3 феврале, җомга

2 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумының тулай торагында яшәүче укучылар өчен “ Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” темасында әхлак дәресләре үткәрде.Кешедәге намус, акыл, иман, күңел  байлыгы, сабырлык сыйфатлары турында сөйләшенде. Шул темага электрон презентация күрсәтелде. Г.Гильмановның “Язхмышның туган көне”, К.Җәмитнең “Килмешәк” әсәрләре  буенча диспут уздырылды. “Әхлак – күңел көзгесе” темасында китап күргәзмәсе эшләде, видеотаныштыру,  К.Җәмитнең “Килмешәк” әсәре буенча буктрейлер күрсәтелде. Мондый тәрбияви чаралар киләчәктә бу укучыларга дөрес юлдан барырга, җәмгыятькә файдалы кешеләр булырга ярдәм итәр, шундый тирән эчтәлекле  әсәрләр укып рухи яктан бай булырлар дип ышанып калабыз.

  

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International