Интернет безгә дусмы, әллә дошманмы?

2017 елның 3 феврале, җомга

31 январьдан  7 февральгә кадәр  Россиядә  «Куркынычсыз Интернет» атналыгы уза.  Күп кенә балалар Интернет челтәренә үзләренең  шәхси билгеләрен куеп, төрле шикле сылтамаларга кереп,  нинди проблемалар алдында каласыларын белмиләр.  Бала Интернетның уен түгел, ә үз тәртипләре  булган дөнья икәнен  ничек иртәрәк аңлый шулкадәр яхшырак. Актаныш үзәк балалар китапханәсе  Бөтенроссия акциясенә ияреп,  3 февраль көнне китапханәдә  “Интернет безгә дусмы, әллә дошманмы?” дигән информминут уздырды.  Бу чарага 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары (кл. җит. Диләрә Хөббетдинова) катнашты.  Кечкенә китап укучыларыбызны  “Компьютер белән  дус” дигән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырдык. Интернетны куллану тәртипләре турында сөйләдек.  Балалар мәгълуматның төрле төрләре (спам, вирус) таныштылар. Шулай ук  интернет – мошенниклар ятьмәсенә ничек эләкмәү тәртипләрен белделәр. Бу  чараның максаты -  балаларны интернет челтәрендә үзләрен сак һәм җаваплы тоту,  чын  тормыш виртуаль тормышка караганда күпкә кызыклырак икәнен аңлату иде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International