27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде. Бу бәйрәмдә мәктәбебез коллективына 2016 нчы елда югары күрсәткечләргә ирешеп база мәктәпләре арасындагы бәйгедә 3 нче урын яулаган өчен диплом тапшырылды.
Россиянең Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын бертигез итәргә булды. Россиянең хезмәт министрлыгы программаны 3 ел эчендә тормышка ашырыга уйлый, дип белдергән Россиянең Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.
“Дулкын” бассейны реконструкциядән соң беренче мәртәбә кунаклар кабул итте – йөзү буенча яшүсмерләр арасында 27 гыйнвар көнне узган матчта актанышлылар Илеш һәм Мөслим спортчылары белән очрашты.
Кулланучылар бәяләре артуыннан чыгып, 2017 елның 1 февраленнән Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының пенсияләрне билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.
27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде. Бу бәйрәмдә мәктәбебез коллективына 2016 нчы елда югары күрсәткечләргә ирешеп төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасындагы бәйгедә III нче урын яулаган өчен диплом тапшырылды. Афәрин! Котлыйбыз!
1 нче февраль көнне мәктәптә Студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды. Кунак булып килгән студентлар үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучылар биргән сорауларга җавап бирделәр. Киләчәктә дә студентларга, укучыларга зур уңышлар телибез.
31 нче гыйнварь көнне I яртыеллык йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча күп кенә мәсьәләләр каралды. Актаныштан килгән психологлар да чыгышлар ясадылар . "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән темага 9 сыйныф җитәкчесе Марданова Ә. чыгыш ясадылар. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.З. Фардиева I яртыеллык, контроль эш, фән олимпиадаларының муниципаль туры, ирешелгән уңышлар, сынап карау төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен анализлап әти-әниләр тарафына җиткерде. "Тәрбия" темасына укучылар аноним тест һәм рәсемнәр ясадылар . Соңыннан психологлар нәтиҗә чыгардылар. Мәктәп директоры Газизов Ф.Ф. 2016 елда эшләнгән эшләр буенча хисап тотты. Бирелгән сорауларга җавап бирде.Гомуми җыелыштан соң әти-әниләр сыйныф җитәкчеләре белән берлектә сөйләшүне үз кабинетларында дәвам иттеләр. Ата-аналар җыелышы эшлекле рәвештә үтте.
Һәр ел саен 25 январь конне “Шәкертләр бәйрәме” билгеләп үтелә. Менә быел да безнең аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Гомер үтә” дип исемләнгән кичә үткәрелде.
1 февраль көнне үзәк китапханәнең уку залында “Илһамият” клубы “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзасы якташыбыз Зәйнәп Зәкиеваның “ Йөрәк авазы” иҗат кичәсен уздырды.