Иске Кормаш яңалыклары. Ата-аналар җыелышы Иске Кормаш мәктәбендә.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

31 нче гыйнварь көнне I яртыеллык йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча күп кенә мәсьәләләр каралды. Актаныштан килгән психологлар да чыгышлар ясадылар .   "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән темага 9  сыйныф җитәкчесе Марданова Ә. чыгыш ясадылар. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.З. Фардиева  I яртыеллык, контроль эш, фән олимпиадаларының муниципаль туры, ирешелгән уңышлар, сынап карау төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен анализлап әти-әниләр тарафына җиткерде.   "Тәрбия" темасына укучылар аноним тест һәм рәсемнәр ясадылар . Соңыннан   психологлар нәтиҗә чыгардылар.  Мәктәп директоры Газизов Ф.Ф. 2016 елда  эшләнгән эшләр буенча хисап тотты. Бирелгән сорауларга җавап бирде.Гомуми җыелыштан соң әти-әниләр сыйныф җитәкчеләре белән берлектә сөйләшүне үз кабинетларында дәвам иттеләр. Ата-аналар җыелышы эшлекле рәвештә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International